Агымдагы тариф кампаниясе кысаларында җайга салу органы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнарның ведомствода коррупция юнәлешендәге фактлар турында хәбәр итә һәм мөрәҗәгать калдыра ала торган ышаныч телефонының эшләве турында искә төшерә.
Телефон номеры – 8 (843) 221-82-07
Эш графигы:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 08:00 сәгатьтән башлап 17:00 сәгатькә кадәр,
җомга – 08:00 сәгатьтән башлап 15:45 сәгатькә кадәр
«Ышаныч телефоны» буенча түбәндәге мәгълүматлар кабул ителә: Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан коррупция, янау фактлары, алар тарафыннан хезмәт тәртибенә карата таләпләрне бозу, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кысрыклау, шулай ук хезмәт урыныннан явызларча файдалану билгеләре булган башка гамәлләр кылу фактлары турында.
Зинһар өчен, үзегезнең фамилиягезне, исемегезне, атагыз исемен, эш урынын һәм вазыйфагызны атагыз. Сезнең мәгълүматыгыз буенча җавап җибәрү өчен, үзегезнең почта адресыгызны калдырыгыз. Хәбәрегезнең конфиденциальлеге гарантияләнә. Үз фикерегезне белдерегез, мөмкин булганда ул биш минуттан да артмаска тиеш. Аноним хәбәрләр каралмый.