Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәлә каралды:
Чаллы ш. “Промжелдортранс-Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәлә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.