ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Татэнерго» АҖ Казан җылылык челтәрләре инвестпрограммасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын үтәүгә күчмә тикшерүне дәвам иттерә.   

Җайга салу органының эш төркеме «Татэнерго» АҖ Казан җылылык челтәрләренең квартал эче җылылык челтәрләрен реконструкцияләү чараларының барышы белән танышты. Предприятие XX гасырның 60 нчы һәм 80 нче елларында файдалануга тапшырылган җылылык челтәрләре һәм магистраль җылылык үткәргечләре участокларын алмаштыруга керешкән. Тузган торбалар пенополиуретан изоляциясе булган заманча торбалар белән алыштырылган. Эшләр Бондаренко, Айдаров, Белинский урамнарындагы участокларда бара.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International