Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм профильле комитеты каршындагы Эксперт советының уртак утырышында катнаштылар. Утырыш барышында, шул исәптән, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эше турында да фикер алышынды. Комитет каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары – «Гринта» ҖЧҖ (Татарстанның көнчыгыш зонасында эшли) һәм «ПЖКХ» ИК» (Көнбатыш зонада) хисапларын тыңлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә «Гринта» компаниясе республиканың 23 муниципаль районына хезмәт күрсәтә. Компаниянең генераль директоры Светлана Ярлыченко сүзләренә караганда, узган ел төбәк операторы тарафыннан 727 мең тонна чүп чыгарылган, өч мең евроконтейнер сатып алынган, 126 яңа заманча чүп ташу машинасы сатып алынган. «ПЖКХ» ИК» төбәк операторы 22 муниципаль район территориясендә эшли. Узган ел төбәк операторы 885 мең тонна чүп-чар чыгарды, дип сөйләде «ПЖКХ» ИК» компаниясе генераль директоры Сергей Богатов.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина, үз чиратында, парламентарийларга Дәүләт комитеты каршында оештырылган төбәк операторлары белән хезмәттәшлек буенча штаб эшен тәкъдим итте. Ул коммуналь калдыкларны төбәк операторлары тарафыннан үз вакытында чыгармау буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен штаб тарафыннан карауның уңай тәҗрибәсе, башка субъектларда инвестицион программаларны тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнү, шул исәптән аерым җыюны кертү белән бәйле тариф карарларын дифференциацияләү турында сөйләде.
Чыгышы азагында җайга салу органы вәкиле Дәүләт комитетының ТКК өлкәсендә закон чыгару инициативаларын яңгыратты һәм депутатларга аларны хуплау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Аерым алганда, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсенә концессион килешүләр механизмын җәелдерергә, каты коммуналь калдыкларны җыюның төрле схемаларында тарифларны киңәйтелгән дифференциацияләүне (контейнер мәйданчыклары, капчык җыю, аерым җыю һ.б.) кертергә, тармакны каты коммуналь калдыклар күләмнәрен исәпкә алу өлешендә цифрлаштырырга, шулай ук калдыкларны транспортлауга чагыштырма чыгымнарны нормалаштыру яисә бу хезмәтне җайга салу эшен дәвам итәргә тәкъдим итә.