ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Балтач районында эш визиты белән булды

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

2022 елның 5 июлендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Балтач муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булды.  Дәүләт комитеты вәкиле районның коммуналь инфраструктурасы объектларын карады, социаль газлаштыру программасына кергән йортларда булды.    

Эш сәфәре гражданнарны кабул итү белән тәмамланды, аның барышында тариф билгеләү, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләвен исәпләү тәртибе, билгеләнгән тарифтан башка су белән тәэмин итү өчен түләү алуның дөреслегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.   Барлык мөрәҗәгатьләргә дә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International