Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе инвестпрограмма буенча хисап тотты

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

«Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ 2021 елда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программа чараларының үтәлеше турында хисап тотты. Предприятие 584 м озынлыкта шәһәр магистраль җылылык челтәрләре участокларын реконструкцияләгән.

Шәһәрнең алыштырылырга тиешле җылылык челтәрләренең күпчелеге XX гасырның 80 нче еллары ахырында – 90 нчы еллары башында файдалануга тапшырылган һәм тузу дәрәҗәсе югары. Быел җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләү эшләре дәвам итәчәк.

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе халыкны һәм шәһәрнең бюджет оешмаларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә.  Предприятие балансында сәгатенә 160 Гкал егәрлекле котельный, 10 үзәк җылылык пункты бар. Предприятие 45,7 км озынлыктагы челтәрләрне эшләтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International