«Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ 2021 елга җылылык белән тәэмин итү буенча инвестицион программаны үтәү нәтиҗәләре буенча хисап тотты.
Программа кысаларында Зеленодольскида 742,5 м озынлыктагы җылылык челтәрләре участоклары реконструкцияләнгән. Эшләр тариф чыганагы хисабына амортизация түләүләре рәвешендә 28 млн.сумнан артык күләмдә башкарылган.
Быел предприятие яңа инвестицион программа кысаларында җылылык белән тәэмин итү объектларын модернизацияләүне дәвам иттерәчәк. Төп игътибар 80 нче еллар ахырында – 90 нчы еллар башында салынган җылылык челтәрләрен реконструкцияләүгә биреләчәк. Шәһәрдә 202,5 м озынлыкта челтәрләр алмаштырылачак, бу участокларда җылылык энергиясен югалтуны ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Васильево ш.т.п. 1979 елгы газ казаны яңа блок-модульгә алыштырылачак.
Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе Зеленодольск районында төп җылылык белән тәэмин итү оешмасы булып тора. Җылылык белән тәэмин итү хезмәтләре халыкка һәм бюджет оешмаларына күрсәтелә.