Татарстан Республикасында 2022 елның 8 июлендә «2022 елда торак-коммуналь комплексында гамәлдәге законнарны куллануның көнүзәк мәсьәләләре. 2022 елда ТКХ ДМС тәҗрибәсе» дигән россиякүләм гамәли вебинар булып узачак (онлайн).
Вебинар эш урынында узачак, моның өчен персональ компьютер яки ноутбук һәм Интернетка чыгу мөмкинлеге кирәк.
Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:
• ТКХ ДМС һәм мәгълүмат ачу;
• ТКХ ДМС эшенең техник аспектлары һәм башка мәгълүмат системалары белән интеграция;
• ТКХ ДМС мәгълүматны дөрес кертү буенча ресурс белән тәэмин итү оешмасы белән хезмәттәшлек;
• ТКХ ДМС мәгълүмат урнаштыруны норматив-хокукый җайга салу;
• ТКХ дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча иң проблемалы мәсьәләләр;
• 2022 елда торак законнарына төп үзгәрешләр;
• 2035 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе – идарәче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар катнашуының төп юнәлешләре;
• капиталь ремонт буенча мәгълүмат урнаштыру;
• ТКХ бурычлары белән эшләү;
• исәпләү приборлары, коммуналь хезмәтләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма эше буенча закон проектлары һ.б.
8 923-622-4-00; 8923-633-04 -00 телефоннары буенча тулырак мәгълүматны белергә һәм вебинарга теркәлергә мөмкин. Электрон почта адресы: infoekspert@list.ru