ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен гаризалар карады

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе шәһәрнең төзелеп килүче торак объектларын «Водоканал» МУП инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен гаризалар карады.  Даурия ур., 46а адресы буенча торак йорт, Хәрби шәһәрчекнең 33 номерлы  торак комплексы, Новаторлар ур. буенча күп катлы торак йорт су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылачак. «Лето» торак комплексы су бүлү челтәрләренә тоташтырылачак.

Идарә шулай ук «Татэнерго» АҖ филиаллары Казан җылылык челтәрләре һәм Түбән Кама җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен 2022 елга тоташтырыла торган җылылык йөкләнешенең егәрлек берәмлеге исәбеннән түләү хакында да фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International