«Содружество» АҖ өчен тарифларга үзгәрешләр кертелде

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Содружество» акционерлык җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар алып баруга тарифның, тарифларның икътисадый нигезләнгән дәрәҗәсен билгеләү турында» 2021 елның 19 ноябрендәге № 334-16/т-2021 карарына үзгәрешләр раслады.

Яңа карар «Россия Федерациясе тимер юл транспорты уставы» 2003 елның 10 гыйнварындагы 18-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә кабул ителде, аның нигезендә шәһәр яны элемтәсендәге поездларда барган вакытта җиде яшьтән олырак булмаган балаларны түләүсез алып бару хокукы бирелә.

Юл йөрү тәртибе үзгәрүгә бәйле рәвештә Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны шәһәр яны тимер юл транспортында йөртүгә тарифлар билгеләү турында пунктны көчен югалткан дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International