Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнарны урыннарда кабул итү тәҗрибәсен дәвам итә. Гражданнар белән якындагы очрашулар республиканың Саба һәм Чүпрәле районнарында узачак.
2022 елның 17 маенда рәис урынбасары Сергей Павлов Саба районында гражданнарны урында кабул итәчәк.
2022 елның 19 маенда Чүпрәле районында гражданнарны рәис урынбасары Лилия Борисова кабул итә.
Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары кабул ителүчеләрне алдан терки.