ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тота

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

           Хәзерге тариф кампаниясе кысаларында, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның инвестиция программалары үтәлешен тикшерергә кереште.

         Җайга салучы орган «Татэнерго» АҖ объектларының берсендә – Зәй дәүләт район электр станциясендә булып кайтты. Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җылылык челтәрләрен модернизацияләү буенча әзерлек эшләренең барышы белән танышты. 2022-2025 елларда дәүләт район электр станциясендә, инвестиция чаралары кысаларында, гомуми озынлыгы 1 800 п. м. булган җылылык челтәрләрен алмаштыру планлаштырыла, бу кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүгә ышанычлылыкны арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

        «Татэнерго» АҖ бу ел өчен 2,3 млрд. сумнан артык суммага инвестиция чаралары булачагын хәбәр итте. Инвестиция программасы «Казанские тепловые сети», «Набережночелнинские тепловые сети», «Нижнекамские тепловые сети», «Заинская ГРЭС» һәм станцияләре филиалларына карата расланган.  Җайга салучы орган әлеге объектларда инвестиция чараларының гамәлгә ашырылышын контрольдә тотуны май аенда да дәвам итәчәк.

        2022 елда Татарстанның җайга салына торган оешмалары җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә 45 инвестиция программасын гамәлгә ашыра. Җайга салучы орган инвестиция программасы объектларына күчмә контроль чараларын 2023 елның тариф кампаниясе ахырына кадәр тәмамларга планлаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International