Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 21 июне, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында “Әлмәт ПОПАТ” ААҖ тарафыннан гомуми файдаланудагы шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

2. “КамАЗ” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген яңадан бүлү юлы белән “ЦФ КАМА” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. Кулланучыларга “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

4. “Тепло-Энергосервис” ҖЧҖ җибәрә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

5. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Актаныш МР: “Коммунсервис-Актаныш” производство берләшмәсе ҖЧҖ; Әлмәт МР: Хосусый эшмәкәр Ногманова Лилия Хәмитовна, “ЖКХ-Новоникольск” ҖЧҖ, “Рәис” ҖЧҖ, Сарман МР: “Сарман МПП ЖКХ” ААҖ).

6. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

7. “ТГК-16” ААҖнең 24.10.2012 ел, №101-05-5612 гаризасы буенча озак сроклы индивидуаль тарифларны билгеләүдән баш тарту турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International