ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова “Сайлаучыларга ЖКХ мәсьәләләрен хәл итүгә булышу” дигән семинарда катнашты. Семинар бүген ТР Дәүләт Советы бинасында булып узды.
Лилия Петровнаның чыгышы Татарстан Республикасы территориясендә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны җайга салуга һәм аларның кулланылышын контрольдә тотуга багышланды.
“2013 елга тарифларны җайга салуда фаразның төп параметрлары булып тора: табигый газга бәянең үсүе – 115%, электр энергиясенә – 112% һәм хезмәткә түләү чыгымнары – 107,1% ”, – дип хәбәр итте докладчы. – “Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 2013 елда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар 2013 елның 1 июленнән генә артачак. Ягъни 2013 елның 1 гыйнварыннан тарифлар үсмәде, алар 2013 елның 1 июленнән генә үзгәрәчәк.”
Лилия Петровна газ бәяләренә тәфсилләбрәк тукталып үтте: “Без, халык арасында социаль киеренкелеккә юл куймау максатыннан чыгып, файдалану юнәлешен дифференциацияләмичә генә, максималь үсешне уртача 115% итеп, халык өчен табигый газга бердәм бәя билгеләдек (25.12.2012 ел, №4-4/э карары нигезендә). 2013 елның 1 гыйнварыннан 30 июньгә кадәр халык өчен газ бәясе бер куб.метры өчен 4,01 сум тәшкил итә, ягъни 2012 елдагыча, ә 2013 елның 1 июленнән, 115 % үсеш белән бер куб метры 4,61 сум тәшкил итәчәк”.
Чыгыш ясаучы аңлатып үткәнчә, электр энергиясенә тариф өч өлештән тора: сатып алу (күпләп сатып алу базары), тапшыру һәм сату. Шулардан бары тик электр энергиясен тапшыру һәм сатуга тарифлар гына җайга салынулы булып тора. Халык өчен бәяләргә килгәндә, Россия Федераль тарифлар хезмәте min һәм max күрсәткечләр коридорын билгели. Дәүләт комитеты минималь дәрәҗәдәге тарифлар билгеләде:
Бер ставкалы тариф (халык өчен):
– 2013 елның 1 гыйнварыннан 2012 елдагыча – НДС белән 2,57 сум/кВт (Россия ФТХ билгеләгән min дәрәҗә), ә 2013 елның 1 июленнән 112,1 % үсеш белән, НДС ны кертеп, 2,88 сум/кВт (Россия ФТХ билгеләгән min дәрәҗә) тәшкил итәчәк.
Моннан тыш Дәүләт комитеты авылда яшәүчеләр өчен тәүлек зоналары буенча (ике һәм өч зона буенча) дифференциацияләнгән тарифлар , шулай ук электр плитәләре кулланучылар өчен тариф билгели.
– тәүлекнең ике зонасы буенча дифференциацияләнгән тариф:
– 2013 елның 1 гыйнварыннан 2012 елгы дәрәҗәдә – 2,81 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 1,89 тиен/кВтсәг (төнге зона);
– 2013 елның 1 июленнән 111,4 % үсеш белән– 3,13 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 121,7 % үсеш белән – 2,30 тиен/кВтсәг (төнге зона);
– тәүлекнең өч зонасы буенча дифференциацияләнгән тарифлар:
– 2013 елның 1 гыйнварыннан – 3,56 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 2,47 тиен/кВтсәг (ярымпик зона), 1,89 тиен/кВтсәг (төнге зона);
– 2013 елның 1 июленнән – 3,50 тиен/кВтсәг (пик зонасы), 98,3 % үсеш белән, 2,88 тиен/кВтсәг (ярымпик зона), 116,6% үсеш белән, 2,30 тиен/кВтсәг (төнге зона), 121,7 % үсеш белән.
2013 елга халык өчен җитештерелә торган җылы суга (кайнар су) тарифлар билгеле бер календарь чорларына билгеләнде, шул ук вакытта 2013 елның беренче яртыеллыгында тариф 2012 елгы дәрәҗәдә – 1271,00 сум/Гкал (НДС белән) калды. 2013 елның икенче яртыеллыгында халык өчен җылылык энергиясенә тарифлар тәшкил итә:
– “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге – 1271,00 сум/Гкал (НДС белән) – арттырылмыйча, ягъни 2013 елның беренче яртыеллыгындагыча;
– “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге – 1400,08 сум/Гкал (НДС белән) – 2013 елның беренче яртыеллыгындагы тарифка карата 110,2 % үсеш белән;
– “Зәй шәһәре”, “Түбән Кама шәһәре” МБ, Ютазы муниципаль районының “Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе” – 1304,05 сум/Гкал (НДС белән) – 2013 елның беренче яртыеллыгындагы тарифка карата 102,6% үсеш белән.
Катнаш булмаган режимда җитештерелгән җылылык энергиясенә тариф халык өчен 2013 елның 1 гыйнварыннан ТР буенча уртача 1422,41 сум/Гкал тәшкил итә – 2012 елның декабрендәге кебек, 2013 елның 1 июленнән 1515,98 сум/Гкал, 106,6 % үсеш белән.
“Казэнерго” ПО МУПның Казан шәһәре буенча тариф беренче яртыеллыкта 1324,42 сум/Гкал – 2012 елның декабрендәге кебек тәшкил итте, ә 1 июльдән 1345,23 сум/Гкал, 101,6 % үсеш белән.
Шуннан соң Лилия Петровна, җылылыкка тариф кебек үк, һәрбер хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчегә индивидуаль билгеләнә торган су белән тәэмин итүгә, ташландык суларны агызуга тарифлар турында сөйләде.
Тулаем алганда 2013 елда республикада халык өчен су белән тәэмин итүгә тарифлар, НДС белән, тәшкил итә:
– 1 гыйнвардан – 19,44 сум/куб.м (2012 елгы дәрәҗәдә);
– 1 июльдән – 20,20 сум/куб.м. (үсеш – 103,9 %
2013 елда ташландык суларга тарифлар:
– 1 гыйнвардан 13,65 сум/ куб.м тәшкил итә (0,1 % ка ким);
– 1 июльдән – 14,67 сум/ куб. м (үсеш 107,6 %).
Лилия Борисова чыгышының ахырында тарифларны җайга салу процессының ачыктан-ачык булып торуын искәртте. Тариф чишелешләрен карап тикшерү, шулай ук аларны раслау стадиясендә ТР министрлыклары һәм ведомстволары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.
Инвестицион программаларны карап тикшерүдә һәм тариф чыганакларын билгеләүдә дә ачыклык, хәбәрдарлык хөкем сөрә. Дәүләт комитеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында Экспертлар советы булдырылды һәм эшли. Аңа кызыксынулы ТР министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, энергетика университеты вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре кергән.
2013 елда Килештерү комиссиясе вәкилләре составы, шулай ук Экспертлар советы составы иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төрле фракцияләрнең депутатлары белән тулыландырылды.
Муниципаль берәмлекләр буенча ресурсларның барлык төрләре буенча тарифлар һәм җайга салынулы барлык оешмалар турында тәфсилле мәгълүмат Дәүләт комитетының рәсми сайтында “Тарифлар” бүлегендә урнаштырыла.