ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү эшен тәмамлады. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында цифрлы форматта җайга салына торган оешмалар өчен түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә башлады:
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифлар) билгеләү
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү
Электр энергетикасында бәяләрне (тарифлар) билгеләү, электр энергиясен гарантияле төстә тәкъдим итүчеләргә өстәмәләр билгеләү
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифлар билгеләү
Биш йөз мең һәм аннан күбрәк халкы булган авыл җирлекләрендә, шәһәр округларында урнашкан җылылык челтәрләреннән тыш, җылылык энергиясен тапшырганда технологик югалту нормативларын раслау
Җылылык энергиясе чыганаклары җылылык энергиясен җитештергәндә, билгеләнгән егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләп килүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларына ягулыкның чагыштырма чыгымы нормативларын раслау
Билгеләнгән егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан да күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләп килүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларына ягулык запасы нормативларын раслау
Җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләү күләмен билгеләү
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә чик тарифларны билгеләү
Газ куллана торган җиһазларны газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү күләмен билгеләү
Территориаль челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү күләмен һәм әлеге түләү күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү
Моннан тыш, җайга салучы орган электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү суммасын һәм (яки) мондый түләү күләмен билгеләү өчен билгеләнгән тариф ставкаларын куллану белән бәйле бәхәсләрне карап тикшерүгә электрон рәвештә гаризалар кабул итәчәк. Шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган оешмалар гамәлгә ашыра торган инвестиция программаларын раслау турындагы гаризалар да кабул ителә.
Җайга салучы орган ел саен 800дән артык тариф карары кабул итә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәтләрен электрон форматка күчерү тариф карарларын кабул итүнең ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.