Транспорт комплексы системасын барлыкка китерүче оешмаларга ярдәм итү максатыннан, Хөкүмәт махсус кредит программасын башлап җибәрә. Алар үз эшчәнлекләрен өчен ташламалы ставка буенча кредитлар алу мөмкинлегенә ия булачак. Карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалый.
Мондый оешмалар өчен 12 айга кадәр еллык ставкасы 11% тан да артмаган кредитлар биреләчәк. Транспорт компанияләре өчен бурычка алына торган сумманың максималь күләме 10 млрд. сумга җитәчәк.
«Бу максатлар өчен Хөкүмәт 16,7 млрд сум акча бүлеп бирәчәк», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин 28 апрельдә Хөкүмәт утырышында.