Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыкларны транспортлауны гамәлгә ашыручы оешмаларның мәгълүматны ачык рәвештә тәкъдим итәргә тиешлеге турында хәбәр итә.
«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 89-ФЗ номерлы федераль закон) 1 статьясы нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча оператор каты коммуналь калдыкларны җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү эшчәнлеген башкаручы индивидуаль эшкуар яисә юридик зат буларак билгеләнә.
Димәк, каты коммуналь калдыкларны транспортлау эшчәнлеген башкаручы оешмалар каты коммуналь калдыклар белән эш итү операторларына карый.
Шулай итеп, 89-ФЗ номерлы федераль законның 24.11 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге операторлар 2016 елның 21 июнендәге 564 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәгълүматны ачык рәвештә тәкъдим итәргә бурычлы.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән мәгълүматны ачу стандартларын тайпылышсыз үтәү зарурлыгына басым ясый. Мәгълүматны ачу стандартларын үтәүне төбәктәге дәүләт контролен (күзәтчелеге) ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматны системалы рәвештә күзәтү һәм анализлау, шулай ук оешмаларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр рәвешендә гамәлгә ашыра.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча табигый монополия субъектлары, операторлар, каты коммуналь калдыклар, җылылык белән тәэмин итү оешмалары белән эш итү буенча төбәк операторларының мәгълүматны ачуга билгеләнгән стандартларын бозу вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салуга китерә; юридик затларга йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штарф яный.
Вазыйфаи зат элегрәк тә шундый ук административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булса, бер елдан өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителә.
Мәгълүмати хат: 2002 елның 26 апрелендәге ЛХ-27/2008/2022 номерлы хат.