Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәтләрекүрсәтеләбашлады.
Түбәндәге хезмәтләр электрон форматка күчерелде:
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифлар) билгеләү.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү.
Электр энергетикасы өлкәсендә бәяләрне (тарифлар) билгеләү, электр энергиясен гарантияле төстә тәкъдим итүчеләргә өстәмәләр билгеләү.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифлар билгеләү.
Җайга салына торган оешмаларга тарифларны билгеләүгә гариза бирү өчен Татарстан Республикасының «Дәүләт хезмәтләре» порталына керергә, «Эшкуарлык өчен хезмәтләр» бүлеген сайларга һәм «Тарифлар буенча дәүләт комитеты» бүлекчәсенә күчәргә кирәк.
Гариза тутыру тәртибе җайга салучы орган сайтында урнаштырылган.