2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев эш сәфәре белән Зәй муниципаль районында булды. Районда дәүләт комитеты рәисе гражданнарны кабул итте.
Сәфәр кысаларында А. Груничев Зәй районы дәүләт электр станциясендә, Зәй районының коммуналь комплексы предприятиеләрендә, Шипки авылындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында булды, Әхмәт һәм Поручиково торак пунктларындагы газга тоташтыру программасының гамәлгә ашырылышы белән танышты.