Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәтләре Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күрсәтелә башлады.
Түбәндәге хезмәтләр электрон форматка күчерелде:
Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салына торган бәяләрне (тарифлар) билгеләү.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләү.
Электр энергетикасында бәяләрне (тарифлар) билгеләү, электр энергиясен гарантияле төстә тәкъдим итүчеләргә өстәмәләр билгеләү.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифлар билгеләү.
Җайга салына торган оешмаларга тарифларны билгеләүгә гариза бирү өчен Татарстан Республикасының «Дәүләт хезмәтләре» порталына керергә, «Эшкуарлык өчен хезмәтләр» бүлеген сайларга һәм «Тарифлар буенча дәүләт комитеты» бүлекчәсенә күчәргә кирәк.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәтләрен электрон форматка күчерү тариф карарларын кабул итүнең ачыклыгын һәм аңлаешлылыгын арттырырга, Татарстанда тарифларны җайга салу процессын тизләтергә тиеш. Апрель ахырына кадәр Тарифлар буенча дәүләт комитеты тагын 9 хезмәтне электрон форматка күчерергә планлаштыра.