Александр Груничев Зәй районында гражданнарны урынга чыгып кабул итәчәк

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев Татарстанның Зәй муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итә.

Очрашу администрация бинасында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: (85558) 3-41-33, 3-07-19.

Эш сәфәре кысаларында Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе шулай ук Зәй районының коммуналь комплекс предприятиеләрендә булачак, газга тоташтыру программасына кертелгән объектларны караячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International