Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 12 апрелендә Әтнә муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
Кабул итү барышында район халкы коммуналь хезмәтләр, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хезмәтләр өчен түләүне исәпләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Тарифка суүткәргеч трассасындагы аварияне бетерү белән бәйле чыгымнарны кертү мәсьәләсе дә кузгатылды.
Моннан тыш, район халкын күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен түләү мәсьәләсе дә кызыксындырды.