Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлегенә хисап ясалды.
Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.
Утырышта профильле министрлык һәм ведомство вәкилләренең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, республика шәһәрләрендә җәмәгать транспортына ярдәм итү чаралары, шулай ук «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру этаплары турында докладлары тыңланды. Әлеге проектның төп максаты – авария дәрәҗәсе түбән булган автомобиль юллары өлешен арттыру.
Моннан тыш, очрашу кысаларында 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә юл эшчәнлеге өлкәсендә закон проектлары белән эшләү планының кайбер пунктлары да каралды.