Халыкны газга тоташтыру кысаларында төзелгән килешүләр саны буенча Татарстан алда бара

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Новак газга тоташтыру буенча Федераль штаб утырышында РФ субъектларын социаль газлаштыру буенча Президент йөкләмәсен үтәү турындагы докладларны тыңлады.

Төбәкләр штабы утырышында каралган килешүләр арасында, төзелгән килешүләр саны буенча, 5,3 мең килешүгә артыграк күрсәткеч биреп, Татарстан алда бара, тагын 10 меңгә якын йортны газга тоташтыру турында гаризалар кабул ителгән.

РФ субъектлары хакимияте, Газга ттоташтыруның бердәм операторы белән берлектә, газ инфраструктурасын киңәйтү, газ бүлү станцияләренең егәрлеген арттыру буенча эш алып бара, шул ук вакытта төбәкләр газга тоташтыру процессын финанслау өчен газ транспортлау тарифларына махсус өстәмә түләүләрдән актив файдалана.

Александр Новак искәртеп үткәнчә, төбәкләргә 21 апрельгә кадәр ягулык-энергетика балансларын һәм аларга ирешү буенча «юл карталарын» раслау эшләрен төгәлләргә кирәк.

 

http://government.ru/news/45111/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International