Баланс комиссиясе утырышы узды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 апрелендә видеоконференцэлемтә режимында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина рәислегендә Баланс комиссиясе утырышы узды.

Көн тәртибендә түбәндәге җайга салына торган оешмаларның су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды:

- Жилбытсервис-М ҖЧҖ;

- «Экосервис» АҖ;

- «Бугульма-Водоканал» ҖЧҖ;

- «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ;

- «Россиянең тимер юллары» ААҖ.

Баланс комиссиясе барышында җайга салына торган оешмаларга билгеләнгән вакытка хисапка төзәтмәләр кертү, тиешле статьялар буенча калькуляцияне дөрес чагылдыру турында киңәшләр бирелде. Шулай ук энергия ресурслары өчен салым һәм мәҗбүри түләүләрне вакытында түләү мәсьәләләре дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International