Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Россия Федерациясе Дәүләт Советының булачак киңәйтелгән утырышына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
Эшлекле очрашу барышында, хәзерге вакыттагы вәзгыятькә бәйле рәвештә, тармактагы актуаль мәсьәләләр, шулай ук төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә ярдәм итү өчен РФ Дәүләт Советы Комиссиясе белән берлектә Россия Хөкүмәте күрә торган чаралар турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге комиссиясен җитәкли.