Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы узды.
2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру буенча түләүне раслады:
- «Открытие» торак комплексы, «ТЕКТУМ» төзүче компаниясе;
- «Казан шәһәре Вахитов районының Г. Камал урамындагы «Максат» торак комплексы» , «Идельстрой» махсуслашкан төзүче компаниясе» ҖЧҖ;
- «К. Гали урамындагы торак йорт», «Изумрудный» махсуслашкан төзүче компаниясе» ҖЧҖ;
- «Айвазовский урамындагы торак комплекс», «Триумф» махсуслашкан төзүче компаниясе» ҖЧҖ;
- «Космонавтлар урамындагы 1 нче каттагы торак булмаган биналары булган күпфатирлы торак йорт», «Ракета торак комплексы» төзүче компаниясе;
- Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы объекты - «150 койкага исәпләнгән госпиталь төзелеше».
«ТСИ» махсуслашкан төзүче компаниясе ҖЧҖнең «РСК» ҖЧҖ объекты – Зеленодольск районы Осиново авыл җирлегендәге «Радужный - 2» торак комплексының 3 нче номерлы торак йорты»н салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу үзәкләштерелгән системасына тоташтыру өчен түләүне расладылар.
Идарә әгъзалары «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең күп катлы торак йортларны (22-05, 22-06, 22-06А) су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләүне расладылар, аларны төзүче компания - «Камгэсэнергострой» ҖЧҖ.