Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2021 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салына торган оешмаларның икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2021 ел өчен эш нәтиҗәләренә анализ ясауны дәвам итә.
Бүген Баланс комиссиясе утырышы кысаларында, җайга салучы орган Әлмәт муниципаль районындагы түбәндәге предприятиеләрнең финанс хисапларын карады: «Альметьевск – Водоканал» АҖ, «Инженерные сети» торак-коммункаль хуҗалык муниципаль унитар предприятисесе, «Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе» ҖЧҖ, «Альметьевские Тепловые сети» АҖ һәм «Альтехносервис» ҖЧҖ.
Баланс комиссиясе барышында идарәче компанияләрнең барлык ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар буенча дебиторлык бурычы мәсьәләсе аеруча кискен торды. Бу, әлбәттә, предприятиеләрнең кредиторлык бурычы буенча вәзгыятен тулысынча тотрыкландырырга мөмкинлек бирми.
Баланс комиссиясе утырышлары графигы җайга салу органының рәсми сайтында урнаштырылган.