ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Түбән Новгород өлкәсе белән тәҗрибә уртаклашты

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Тарифларны дәүләти җайга салу өлешендә һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү, инвестиция программаларын гамәлгә ашыру, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эш визиты белән Түбән Новгородка барды.

Чара кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан түбәндәгеләр катнашты: рәис урынбасары Сергей Павлов, сәнәгать өлкәсенә карамаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гаяз Миңнебаев. Алар Түбән Новгород өлкәсенең тарифлар буенча төбәк хезмәте җитәкчесе Юлия Алешина һәм җитәкчесе урынбасары Иван Морозов белән очрашты.

Сәфәр барышында каты коммуналь калдыкларыны аерып җыю белән таныштылар, контейнер мәйданчыкларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International