Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Кастамону Интагрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зонасы” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. “Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифларны билгеләү турында” 24 декабрь, 2012 ел, №3-18/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.