Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «2023 елда коммуналь хезмәтләр буенча тарифларны җайга салу» дигән темага семинар үткәрде

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 17 мартында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты видеоконференцэлемтә режимында «2023 елда коммуналь хезмәтләр буенча тарифларны җайга салу» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

Анда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү; җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтыру өчен түләү; җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын формалаштыру, мәгълүмат ачу стандартлары мәсьәләләре буенча төп таләпләр каралды.

Семинар-киңәшмә материаллары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган: https://kt.tatarstan.ru/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International