Республикада йортларны газга тоташтыру дәвам итә

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов катнашындагы республика киңәшмәсендә газга тоташтыру программасы турындагы доклад белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов чыгыш ясады.

Торак пунктлардагы газга тоташтырылмаган йортларның булу-булмавын кабат тикшергәндә, газ белән тәэмин итү таләпләренә туры килә торган йортлар саны 50% ка диярлек арткан һәм 13,5 меңнән артып киткән.

«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте барлык эксплуатация-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә газга тоташтыру буенча гаризалар кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International