Республиканың Минзәлә районында яшәүчеләр белән очрашуны рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, район башкарма комитеты, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге предприятие вәкилләре үткәрде.
Торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау, каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләренә тарифлар формалаштыру тәртибе буенча сораулар килде.
Гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында, Лариса Хәбибуллина каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү тәртибе белән танышты, газга тоташтырылмаган торак объектларда булды һәм халыкка газ белән тәэмин итүнең социаль программасы турында сөйләде. Авыл җирлегендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
Лариса Хәбибуллина шулай ук «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ булды һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылыту, шулай ук инфраструктураны модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.