2022 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасындагы цифрлаштыру елына багышланган «Киләчәккә сәяхәт» дигән тема астындагы балалар иҗат эшләре күргәзмәсендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Күргәзмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең балалары катнашты. Барлык иҗади эшләр дә тиешле дәрәҗәдә бәяләнде, ә яшь катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.