ТР Президенты санкцияләр кертелүгә бәйле рәвештә җитештерүне һәм эш урыннарын саклап калуның өстенлекле бурычларын билгеләде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, икътисад тармакларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендә кайбер чаралар күрелә.

Татарстан Республикасы Президенты җитештерүне һәм эш урыннарын саклап калуны, яңа логистик һәм җитештерү чылбырларын булдыруны, читтән кертүне алыштыруны киңәйтүне өстенлекле бурыч дип атады.

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, беренче чиратта кирәкле товарларның булу-булмавына мониторинг көн саен үткәрелә. Кибетләргә һәм бүлү үзәкләренә товарлар китерү даими рәвештә башкарыла. Бүлү үзәкләрендәге запаслар ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дип санала һәм алар бер айдан ике айга кадәр җитә дип исәпләнелә.

Икмәк-күмәч предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен республикада шикәр һәм он запасларының резерв фонды булдырыла. Сәүдә объектлары штат режимында эшли һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән дип хәбәр ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International