«Торак-коммуналь хуҗалык» муниципаль унитар предприятиесе өчен эчәргә яраклы суга тариф билгеләнде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Торак-коммуналь хуҗалык (Инженерлык челтәрләре)» муниципаль унитар предпиятиесе өчен 2022 елга эчәргә яраклы суга тариф билгеләде.

Әлмәт муниципаль районы Әлмәт, Аппак, Баграж-Никольский, Борискино, Бота, Васильевка, Югары Акташ, Югары Мактама, Елхово, Ерсубайкино, Кичү, Кичүчат, Клементейкино, Кузайкино, Колшәрип, Урман-Кәләй, Мәмәт, Миңлебай, Түбән Абдул, Яңа Кәшер, Яңа Нәдер, Яңа Никольский, Яңа Троицкий, Сәрән, Иске Михайловка, Иске Суркино, Сөләй, Ямаши, Ямаш авылларында яшәүчеләр һәм оешмалар су белән тәэмин итү хезмәтен кулланучылар булып санала.

Җайга салучының сайтында кабул ителгән карарлар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International