2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә «Тарифларны җайга салу һәм Россиянең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» дип исемләнгән II Бөтенроссия гамәли семинары булачак.
Чарада Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, тармакның гамәли белгечләре катнашачак.
Өстәмә мәгълүматны 8 (916) 448-31-58 телефоны буенча белергә була.