Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында коммуналь инфраструктураның яңа объектлары төзеләчәк

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль районнары белән киңәшмә узды, аны Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруга әзерлек турында хәбәр иттеләр. Әлеге проектлар кысаларында 12 федераль программага керүче 90 объект төзелешен мониторинглау көтелә. Министрлык мәгълүматларына караганда, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 37 объект булдыру, шул исәптән торак комплексларда ике юл төзү һәм чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасын су алу корылмалары үзәге белән төзү, мәйданы 13 мең кв.метрдан артык булган авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне таратып урнаштыру планлаштырыла. «Экология» илкүләм проекты кысаларында 3 объектны гамәлгә ашыру көтелә: биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, ләм кырларын һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International