Казанда G20гә керүче илләрнең “Энергетика инфраструктурасында нәтиҗәле җайга салу һәм
инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру” дигән темага энергетика өлкәсендә
җайга салучыларның “Түгәрәк өстәл”е булды
03.06.2013
Бүген башкалабызда Казан Ратушасында G20 outreach форматында “Энергетика
инфраструктурасында нәтиҗәле җайга салу һәм инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну
тудыру” дигән темага энергетика өлкәсендә җайга салучыларның “Түгәрәк өстәл”е
булып узды.
Чарада Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков, Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, G20 илләре – энергетика өлкәсен
җайга салучы илләр вәкилләре (Аргентина, Бразилия, Кытай, Мексика, Көньяк
Африка, Төркия, Бөекбритания, АКШ) һәм энергетика
өлкәсен җайга салу ассоциацияләре вәкилләре катнашты.
Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков, “Түгәрәк өстәл”дә
катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, чараның “егермелек” чараларының формаль
кысаларыннан тыш, outreach форматында уздырылуын, әмма әлеге эксперт эшенең
“егермелек” форматында рәсми төстә эшләүче G20 илләренең – энергетика өлкәсен
җайга салучы илләрнең белгечләре һәм җайга салучылары өчен файдалы буласын
билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, “Түгәрәк
өстәл”дә катнашучыларга республикабызга яхшы сәфәр кылуларын һәм нәтиҗәле эшләүләрен
теләде. “Казанда шуның кадәр җитди чара уздыру һәм шундый да югары дәрәҗәдә
кунаклар – “егермелек” илләренең
энергетика өлкәсен җайга салучыларын, шулай ук мәртәбәле халыкара оешмалар
вәкилләрен кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә, – диде, аерым алганда, Рөстәм
Миңнеханов. – “Егермелек төркеме” делегатларының Россия Федерациясенең G20 гә рәислек
итүе кысаларында федерациянең күп кенә субъектлары, шул исәптән Татарстан
Республикасы белән танышу мөмкинлеге алулары мөһим.”
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген G20 дөньякүләм икътисадны тотрыкландыруда
әһәмиятле роль уйный, ул үрнәк булуга һәм икътисадый билгесезлек шартларында
үзе артыннан әйдәүгә сәләтле оешма буларак абруй казанды. “Хәзер төп икътисадый
һәм финанс проблемалары буенча партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырмыйча гына
бернинди дә локаль уңышларга ирешеп булмый, – дигән фикерен җиткерде Татарстан
Президенты. – Безнең уртак эшчәнлегебезнең дөнья күләмендә энергетика
комплексын тотрыклы һәм ышанычлы төстә үстерү өчен нәтиҗәле җайга салу
чараларын эшләү мөмкинлеге бирәсенә иманым камил”.
Энергетиканың нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов
әйтүенчә, республика өчен төп темаларның берсе булып тора бу. Ул 2000 елның
башыннан төбәкнең тулаем продуктында энергияне куллану күрсәткеченең 42 процентка
кимүен һәм Татарстанның әлеге темпны алга таба да сакларга ниятләвен искә
төшерде.
Шуны да искәртеп үтик: “Түгәрәк өстәл” кысаларында энергетика өлкәсен җайга
салучыларның энергетика инфраструктурасында нәтиҗәле җайга салу һәм
инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру турында белдерүе буенча фикер алышу күздә
тотыла. Белдерүдә илкүләм структур икътисадый реформалар планнарында энергетика
инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру һәм тотрыклы үсеш
өчен энергетика базарларын нәтиҗәле җайга салуның төп принциплары урын алган.
Әлеге эш “Группа двадцати”да Россия Федерациясе рәислегендәге өстенлекле
сигез теманың берсе – “Глобаль энергетика базарларын тотрыклы үстерү”
кысаларында алып барыла. Бу тема кысаларында “Энергетика инфраструктурасын
үстерү максатында төпле җайга салу” дигән кече тема бүлеп алынган.