Яңа елда Штаб каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф чишелешләрен дифференциацияләү тәҗрибәсен өйрәнәчәк

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская рәислегендә, Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышында катнашты. Утырышның темасы – каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең һәм Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыруның көнүзәк мәсьәләләре.

Россиядә реформа 2019 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа экологик таләпләр кабул итү белән башланып китте. 82 субъект идарә итүнең яңа моделенә күчте. 176 региональ оператор сайлап алынды.

Татарстанда каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өлкәсендә 2 региональ оператор һәм 39 оператор эшли. Күмү объектлары саны – 50, чүпне сортларга аеру станцияләре – 5. 2022 елга территориаль схемага ярашлы рәвештә барлыкка килә торган калдыклар саны 12 841,97 мең куб.м булыр дип планлаштырыла.

Республикада Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы региональ операторлар эшчәнлеге буенча оператив карарлар кабул итү максатларында эшче штаб төзелде, аның составына тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, депутатлар корпусы, иҗтимагый һәм контрольлек итүче оешмалар керә. Штабның эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.В. Хәбибуллина сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, яңа елда эшче штаб тарифлар билгеләү һәм инвестиция активлыгы, башка субъектларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның уңай тәҗрибәсен өйрәнүгә юнәлтеләчәк. Бәя кую өлешендә, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю белән бәйле рәвештә, тариф чишелешләрен дифференциацияләү тәҗрибәсен өйрәнү планлаштырыла. Моннан тыш, 2022 елда контейнерлар урнаштыру, каты көнкүреш калдыкларын транспортлау буенча региональ операторларның хисап эшчәнлеген көчәйтү (маршрутлар, торак пунктларга хезмәт күрсәтү, графикларны үтәү) программалары каралачак.

Шулай итеп, алдагы елларда җайга салу органына яңа төзелгән объектлар өчен тарифлар кую (СГЧП проекты параметрларын, концессия килешүләре параметрларын килештерү) һәм энергетик утильләштерү заводын, чүп төяү-бушату станцияләрен, муниципальара полигоннарны, чүп-чарны сортларга аеру станцияләрен, шулай ук инвестиция программалары проектларын төзү өлешендә килешүләр проектларын килештерү) буенча эшләр башкарырга кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International