Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 31 мае, җомга

 

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Бөгелмә шәһәрендә гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында;

2. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Чистай ш. территориясендә урнашкан причалны биреп тору буенча хезмәт күрсәтүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

3. “Әгерҗе җылылык челтәрләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

4. Техник суга, эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга  тарифларны билгеләү турында.

5. “Тәтеш Жилсервис” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) хезмәтләренә тарифны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International