2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе предприятиеләре өчен тарифлар раслады.
«Төзекләндерү һәм яшелләндерү» ҖЧҖ һәм «Гринта» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә озак сроклы чик тарифлар билгеләнде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Лениногорск полигоны 2021 елда эшләмәгән. Хәзерге вакытта каты коммуналь калдыкларны күмүгә лицензия алынган, шуңа бәйле рәвештә бу объектта каты коммуналь калдыкларны күмү эше 2022 елдан башланачак.