Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәләрендә 13 тариф карары кабул ителде

2021 елның 4 декабре, шимбә

 

Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә 13 тариф раслады. Су китерү һәм агынты суларны чистарту схемасы шактый катлаулы булган Менделеевск муниципаль районы өчен тариф карарлары кабул итү – аеруча кызыклы, чөнки районда техник су Алабуга шәһәренең «Турай» су алу корылмасы аша күтәрелә, аннары челтәрләр буенча Менделеевск районының «Аммоний» АҖ таба җибәрелә, шунда аны чистарталар. Алга таба «Аммоний» АҖ тарафыннан эчә торган су Менделеевск районының «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ бирелә, ул исә суны ахыргы кулланучыларга китереп җиткерә һәм, гарантияле тәэмин итүче буларак, Менделеевск муниципаль районының барлык квартал челтәрләренә хезмәт күрсәтә.

 Ташландык суларны агызу өлкәсендә дә шундый ук схема. Челтәрләрне эксплуатацияләү һәм кулланучылардан агып төшә торган суларны кабул итү белән Менеделеевск районының «Газпром теплоэнерго Казань» ҖЧҖ шөгыльләнә, ә агынтыларны, инде үз тарифлары буенча, «Аммоний» АҖ чистарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International