Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшчәнлеге тарифларны, бәяләрне, өстәмәләрне, өстәмә бәяләрне көйләү өлкәсендә юридик мәсьәләләр белән тыгыз бәйләнгән.
Бу авыр хокукый юлны сайлаган кешеләр үз эшендә профессионал булуның ничек авыр икәнлеген яхшы белә. Кануннар, карарлар, указлар, төрле төзәтмәләр даими үзгәреп тора. Шуңа күрә һәрвакыт вакыйгалардан хәбәрдар булу кирәк. Юристлар тырыш хезмәтләре белән Татарстан Республикасында икътисад һәм җәмгыять үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.
Бу бәйрәм көнендә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!