Шигырьләр җыентыгын бастыру өчен, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сугыш елларында катнашучыларның һәм шаһитларның материалларын, истәлекләрен, шигырьләрен, фотоларын кабул итә башлады.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүче «Воскресный день с ветераном» социаль проекты кысаларында чыгарылган беренче шигырьләр җыентыгына безнең якташларыбыз - авторларның иҗат җимешләре кертелде.
Фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш геройларының шигырьләрен түбәндәге адрес буенча көтәләр:
420015, Казан ш., Карл Маркс ур., 66 й.
Тел.: 8(843)221-82-34