2022 елга Татарстан җайга салынулы оешмалар өчен җылылык белән тәэмин итүгә тарифлар расланды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе тарафыннан «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Газпром теплоэнерго Казань» – «Баулы» ҖЧҖ, «Газпром теплоэнерго Казань» – «Менделеевский» ҖЧҖ өчен 2022-2026 елларга җылылык энергиясенә  түләү билгеләнде.

«Газпром  теплоэнерго Казань» ҖЧҖ 2021-2023 елларга  Менделеевск һәм Баулы муниципаль районнарында җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестиция програмаларын гамәлгә ашыра.

Инвестиция программалары нигезендә Менделеевск магистраль җылылык челтәрләре участогында җылылык эшләп чыгаруның технологик процессын автоматлаштыру һәм үзгәртеп кору өлешендә 3, 4 номерлы су җылыту казаннарын модернизацияләү, 10, 15, 17, 26, 27, 28, 29 номерлы котельныйларны модернизацияләү һәм үзәк район хастаханәсендәге котельныйны Баулыда газны исәпкә алуның коммерцияле узелларын алмаштыру өлешендә модернизацияләү күздә тотыла.

Кабул ителгән тарифлар белән җайга салу органының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International