Татарстанда газлаштыру төбәк программасын финанслау өчен газ транспортлау хезмәтләре тарифларына өстәмәләр билгеләнде

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖнең газ бүлү челтәрләре буенча газ җиткерү хезмәтләренә 2022 елга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газлаштыру буенча төбәк программасын финанслау өчен тарифларга махсус өстәмә күләмнәрен билгеләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 23 декабрендәге 1111 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газлаштыру төбәк программасы буенча 2022 елга 1 199 млн. сум күләмендә финанслау күләме, шул исәптән, гражданнар акчаларын җәлеп итмичә генә, йорт биләмәләрен догазификацияләү өчен 568 млн.сум (өстәмә хак салымын исәпкә алып) каралган.

Төбәкнең газлаштыру программасын һәм газны транспортлауның фараз күләмнәрен исәпкә алып, сәнәгать кулланучыларына Дәүләт комитеты тарафыннан 2022 елга махсус өстәмәләр якынча 35% дәрәҗәсенә җиткерелде.

Мәгълүмат белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International