2013 елның 3 июнендә Казан шәһәрендә башкалабызның шәһәр ратушасында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең оештыру ягыннан ярдәме белән G20 Outreach форматында “Энергетика инфраструктурасында нәтиҗәле җайга салу һәм инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру” дигән темага энергетика өлкәсендә җайга салучыларның “Түгәрәк өстәл”е була.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашалар:
“Түгәрәк өстәл” барышында энергетика өлкәсендә җайга салучыларның энергетика инфраструктурасында нәтиҗәле җайга салу һәм инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру турында белдерүе буенча фикер алышу булачак. Белдерүдә илкүләм структур икътисадый реформалар планнарында энергетика инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итүгә кызыксыну тудыру һәм тотрыклы үсеш өчен энергетика базарларын нәтиҗәле җайга салуның төп принциплары урын алган.
Әлеге эш “Группа двадцати”да Россия Федерациясе рәислегендәге өстенлекле сигез теманың берсе – “Глобаль энергетика базарларын тотрыклы үстерү” кысаларында алып барыла. Бу тема кысаларында “Энергетика инфраструктурасын үстерү максатында төпле җайга салу” дигән кече тема бүлеп алынган.
Массакүләм мәгълүмат чараларын әлеге чараны яктырту өчен чакырабыз. Аккредитация 2013 елның 31 маена кадәр (15:00 сәгатькәчә) 221-82-06 телефоны аша була.