Каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсе операторлары өчен тарифларны раслау эше дәвам итә

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе 2022 елга каты коммуналь калдыкларны күмү операторлары өчен тарифлар раслады. Тарифлар Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП, «Экосервис» АҖ, «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ, «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП, «Мишә» ҖЧҖ, «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күптармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ өчен расланды.

«ПЭК» ҖЧҖ өчен калдыкларны күмү тарифлары калдыкларны сортларга аеру (эшкәртү) тарифларын үз эченә ала. «Экология» илкүләм проекты нигезендә сортировка бу өлкәдә төп күрсәткечләрнең берсе булып тора.

Кабул ителгән тарифлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International