2022 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар расланды

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе республиканың җылылык белән тәэмин итүче оешмалары өчен тарифлар раслады. Җылылык энергиясенә тарифлар – «Индустриаль парк-Сервис» идарәче компаниясе» ҖЧҖ өчен, җылылык чыганакларына тарифлар – «Индустриаль парк-Сервис» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Түбән Кама ҖЭИ» ҖЧҖ, «ТГК-16» АҖ өчен билгеләнде.

Җылылык чыганагы – җылылык энергиясен тапшыру өчен кулланыла торган пар, су. Җылылык чыганагы җылылык белән тәэмин итүнең (кайнар су белән тәэмин итүнең) ачык системаларында су рәвешендә җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен файдаланылырга мөмкин.

Кабул ителгән тарифлар белән җайга салу органы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International